Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр һөнәри юнәлеш бирү форумы территориясендә үз-үзеңне тоту
1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘР
1.1. Әлеге Кагыйдәләр «Киләчәк һөнәрләре» форумы (алга таба — Форум) үткәрелә торган территориядә, сәламәтләндерү сменасы чорында, форумда катнашучыларның барысы өчен дә үтәүгә мәҗбүри.
1.2. Кагыйдәләр катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге иминлеген, милекнең сакланышын тәэмин итү, тәртип һәм дисциплина оештыру, шулай ук ял һәм буш вакыт программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән.
1.3. Әлеге Кагыйдәләрне бозган өчен катнашучыга тәрбияви чаралар (тәрбияче/әйдаман белән әңгәмә, ата-аналарга (законлы вәкилләргә) хәбәр итү), ә аерым очракларда (катнашучының үз яки тирә-юньдәгеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр, тупас һәм кабат-кабат бозулар) — администрация инициативасы белән Форумнан вакытыннан алда чыгару (китеп бару) чаралары кулланылырга мөмкин.
2. КӨН ТӘРТИБЕ ҺӘМ РЕЖИМ
2.1. Катнашучы Форумның көн тәртибен (уяну, зарядка, ашау, төркем чаралары, йокы вакыты) үтәргә бурычлы. Көн тәртибе турында мәгълүмат мәгълүмат стендында һәм Форумның рәсми челтәрләрендә урнаштырыла.
2.2. Катнашучыларның йокы вакытында куратор/әйдаман рөхсәтеннән башка Форум территориясендә булуы тыела.
2.3. Планлаштырылган барлык чараларда (белем бирү, спорт, мәдәни) катнашу мәҗбүри. Катнашудан азат итү сәламәтлек торышы буенча гына (медицина хезмәткәре бәяләмәсе нигезендә) мөмкин.
3. ИМИНЛЕК ТАЛӘПЛӘРЕ ҺӘМ ТЫЮЛЫКЛАР
3.1. Катгый рәвештә тыела:
Форум территориясеннән үз белдегең белән чыгып китү. Территориядән читкә чыгу Форум хезмәткәрләре озатуында һәм смена директорының язма рөхсәте белән генә мөмкин.
Тәмәке тарту, алкогольле, аз алкогольле эчемлекләр, сыра, наркотик һәм токсик матдәләр куллану.
Норматив булмаган лексика куллану.
Тәрбиячеләр/әйдаманнар озатуыннан башка сулыклар янына килү.
Хуҗалык һәм техник биналарга (котельная, кухня, тарату җайланмалары бүлмәләре, складлар) үз белдегең белән керү.
Чарлакларга, түбәләргә, төзелеш басмаларына, агачларга, коймаларга менү.
Территориягә чит кешеләрне чакыру һәм таныш булмаган кешеләрне кертү.
Ут белән уйнау, учаклар кабызу, пиротехника, зажигалка, шырпы куллану.
Тишүче, кисүче әйберләр (шул исәптән пычаклар, кайчылар, әгәр бу түгәрәктә педагог күзәтүе астында шөгыльләнү өчен кирәк булмаса), газлы һәм пневматик корал, тиз кабынучан сыеклыклар китерү, саклау, куллану һәм тарату.
3.2. Электр приборлары иминлеге максатыннан:
Чатырларда электр кайнаткычлары, электр чәйнекләре, үтүкләр һәм башка җылыту приборлары куллану тыела.
4. ЯШӘҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
4.1. Катнашучы Форум милкенә (мебель, урын-җир әйберләре, җиһазлар), шулай ук башка катнашучыларның һәм хезмәткәрләрнең шәхси милкенә сакчыл карарга бурычлы.
4.2. Торак бүлмәләрдә һәм гомуми файдалану урыннарында (душ, бәдрәфләр) чисталык сакларга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
4.3. Кыйммәтле әйберләрне (кыйммәтле аппаратура, зәркән әйберләре, зур суммадагы акча) тумбочкаларда һәм мендәр астында саклау тәкъдим ителми. Форум администрациясе кыйммәтле әйберләрне һәм акчаны сакларга әйдаманга/директорга яки җаваплы кешегә тапшырырга киңәш итә. Администрация күзәтүсез калдырылган кыйммәтле әйберләрнең югалуы өчен җаваплылык алмый.
4.4. Палаткаларда мебель җиһазларын әйдаман/куратор белән килешмичә, үз белдегең белән күчерү тыела.
5. АШХАНӘДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
5.1. Ашханәгә төркем составында һәм әйдаман/вожатый озатуында гына йөрү.
5.2. Ашау алдыннан мәҗбүри рәвештә кулларны юу.
5.3. Продуктларның бозылуы һәм эссе шартларда агулану куркынычын булдырмас өчен, ашханәдән продуктлар чыгару тыела.
5.4. Ашау вакытында чисталык саклау, тыныч кыланырга, башка балаларга комачауламаска.
6. ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕЛӘР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР
6.1. Олыларга хөрмәт, кечеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтергә, яшьтәшләрнең дәрәҗәсен хөрмәт итәргә.
6.2. Физик һәм психологик көч куллану гамәлләре (сугышу, куркыту, талап алу, буллинг (рәнҗетү), мыскыллау, кимсетү) тыела.
6.3. Кадрга эләгүче кешеләрнең ризалыгыннан башка видео- һәм фотосурәтләр төшерү, шулай ук Лагерьдагы башка катнашучыларның һәм хезмәткәрләрнең намусына һәм дәрәҗәсенә тап төшерүче фото- һәм видеоларны Интернет челтәренә (социаль челтәрләр, мессенджерлар) урнаштыру тыела.
7. ПРОБЛЕМАЛАР ТУРЫНДА ХӘБӘР ИТҮ
7.1. Хәлсезлек сизү, имгәнү, шулай ук конфликтлы ситуация барлыкка килү яки катнашучыга карата хокукка каршы гамәлләр кылыну очрагында, катнашучы бу хакта кураторга/әйдаманга яки медицина хезмәткәренә кичекмәстән хәбәр итәргә бурычлы.
7.2. Шикле әйберләр, газ исе, төтен яки янгын күргәндә катнашучы бу хакта Форумның теләсә кайсы хезмәткәренә кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
8. ЙОМГАКЛАУ НИГЕЗЛӘРЕ
8.1. Форумга килгәндә катнашучылар белән куркынычсызлык техникасы һәм үз-үзеңне тоту Кагыйдәләре буенча өстәмә инструктаж үткәрелә.
8.2. Форум территориясенә керү әлеге Кагыйдәләр белән тулы ризалыкны һәм аларны үтәүне аңлата.
Кагыйдәләр белән таныштым һәм аларны үтәргә йөкләмә алам.